МОТАЛӘГА и. гар. иск. 1. Уку, өйрәнү; эшне, берәр мәсьәләне төрле яктан тикшереп хөкем чыгару. [Сәгыйть хәзрәт:] --- Алар хакында «Мохтәсарел-викая» кирәк. Моталәгасы авыр инде дә, ул кирәк. Г.Исхакый 2. с. мәгъ. Гыйлемле, фикерле. Китапларны моталәгалерәк шәкертләрә вирсә кирәк. М.Акъегет |