МО’СТИК и. рус 1) махс. Ясалма тешләр беркетелә торган өслек 2) спорт Гәүдәне артка каерып, күкрәкне һәм корсакны өскә таба күтәргән килеш аяк-куллар белән җиргә таянып торудан гыйбарәт гимнастик фигура. Болай булса, мостик кына түгел, әллә нишләтерләр! Аманулла. Кай арада өйрәндең, дим, мостик төшәргә? Сөембикә 3) Судноларда капитан басып торыр өчен, кайбер машиналарда күзәтү, командалык итү өчен ясала торган махсус күтәренке урын яки каланча; капитан күперчеге. Пароходның кызыл путалы кара морҗасы, мостикка чыгып баскан ак кительле, ак фуражкалы юан капитаны күренә. И.Гази. Мондагы шау-гөр килеп көлешүне югарыда да ишеткәннәр булса кирәк, аннан капитан мостик читенә килеп, юри ачуланган кыяфәт белән: – Әй, бала-чага, бик каты кешнәмәгез, урманда аюларны өркетәсез! – дип кычкырды. С.Сабиров |