МОРЯК и. рус сөйл. 1) хәрби Диңгез флотында хезмәт итүче кеше; диңгезче. Акчарлаклар елый, Ә моряк еламый беркайчан. М.Җәлил. Ул [егет] флотта чыннан да булган, моряк чактагы фотосын күрсәтте. Г.Ахунов. Аннан соңгы диңгез алышлары – дистәләгән, морякларның ул орышларда күрсәткән батырлыгы – тиңдәшсез. Р.Кәрами

2) Диңгездә хезмәт иткән кеше; диңгезче. Ә авыл җирендә моряклар һәм очучыларга аеруча хөрмәт бар иде. Т.Миңнуллин. Рәт-рәт булып моряклар, солдатлар, алар артыннан дин әһелләре атлады, укучы балалар да бәйрәмчә иделәр... Ф.Җамалетдинова. – Ул Татиздатта минем ике китабымны бастырып чыгарды, – диде Мостафа ага. Моряк иде ул. Р.Харис

3) Диңгезне бик яхшы белүче; диңгез эшендә тәҗрибәсе булган кеше; диңгезче. Разведка начальнигы Микита – карт моряк – алдан бара. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә