МОРФОЛО’ГИЯ и. гр. 1) Туфрак төзелешен, үсемлек һәм хайван организмнарының формасын, төзелешен, функцияләрен өйрәнә торган фән. Эксперименталь морфология 2) Организмнар, органнар һәм туфрак төзелеше. Үзенең «Организмнарның генераль морфологиясе, органик формаларга карата төрләрнең килеп чыгуы турында Чарлз Дарвин тарафыннан реформацияләнгән теория белән механик нигезләнгән фәннең гомуми принциплары» дигән зур хезмәтендә немец табигать тикшеренүчесе имезүче хайваннарның шәҗәрәсен реконструкцияләп бирде. Галәм. Җир. Кеше 3) лингв. Сүзләрнең үзгәреш формалары системасы; грамматиканың сүзләрнең төзелешен, төрләнешен, сүз төркемнәрен һәм аларга хас грамматик категорияләрне өйрәнә торган бүлеге. [Хәлил Ишмаев] мең дә беренче тапкыр аудиториягә керде, мең дә беренче тапкыр татар теленең морфологиясе турында лекциясен укып чыкты. Ә.Еники |