МОРФОЛО’ГИК с. Морфологиягә мөнәсәбәтле булган. Аның, мәсәлән, сүз төркемнәрен эчке һәм тышкы яклардан карап классификацияләве, сүзләр ясалышын фонетик, морфологик, синтаксик төрләргә бүлеп каравы нәкъ әнә шул принципка корылган. Г.Алпаров. Кайбер морфологик формалар, күчерелмә мәгънәдә кулланылганда, шаян төсмер бирә. Х.Курбатов. Морфологик органнар барлыкка килү үсемлекләр дөньясы эволюциясендә зур вакыйга булып тора. Ботаника |