МО’РФИЙ и. гр. фарм. Әфьюн мәгеннән ясалган, авыртуны баса, йоклата һәм билгеләнгән дозадан артык кабул иткәндә агулый торган наркотик матдә. Нитроглицириннан һәм морфий, атропин, камфара уколларыннан соң йөрәк авыртулары басылган. Г.Әпсәләмов. Яралыларга салган морфий уколының көче беткән, шуңа уянып, тавышлана башлаганнар иде. Х.Камалов. Морфий сүзе чыккач, Гөлнара Тузга карап куйды. Туз, аның карашын сизеп: – Сез гаҗәпләнмәгез, мин үзем дә медик кеше, – диде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә