МОРС и. нем. Суга шикәр һәм җиләк-җимеш суы яки кайнатма кушып ясалган салкын эчемлек. Шулай да өстәлләргә графиннар белән морс дигән су куйганнар, чәйгә караганда бу кызгылт суның мәшәкате азрактыр, күрәсең. Ә.Еники. Симаков тегендә-монда чабып йөргән арада, Коля белән Хәсип берничә морожный ашап, туйганчы морс эчәргә өлгерделәр. Р.Сәгъди. Җимеш-җиләкләрен яңа җыелган килеш ашыйлар, алардан варенье кайнаталар, повидло, джем, квас, компот, сироп, морс ясыйлар. Урман аптекасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә