МО’РЗЕ АППАРАТЫ и. Морзе әлифбасы буенча сигналлар тапшыру өчен эшләнгән иң гади төзелешле телеграф аппараты. Морзе аппараты янында бер яшь егет утырган. Ш.Усманов. Морзе аппараты дер-дер килә: нокта да сызык, сызык та нокта эфирга очалар гына. Ә.Гадел. Әйтерсең лә Морзе аппаратында телеграмма бирә. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә