МОРЗАЛЫК и. Морза дәрәҗәсе; морза булу. Хуш, ә безгә – Еникеевләргә һәм Терегуловларга – морзалык кайдан килгән соң? Ә.Еники. Бу җирләрдә яшәгән чабаталы морзалар белән бергә дин алыштыру бәрабәренә морзалыгын саклаган кенәзләр – Йосыповлар, Тенишевлар, Бикләмишевләр, Урусовлар, Кугушевлар – Петербург кебек шәһәрләрдә зур сарайлар корып, рус дворяннарының йөзләгән фамилияләрен башлап китәләр. А.Юнысова. Әби патша вакытында инде чукынмаган татарларга да морзалык кире кайтарыла. Р.Миңнуллин |