МОРЗА и. фар. 1) тар. Төрки-татарларда өстен катлау вәкиле титулы; рус дворяннарына тиңләштерелгән феодаль аксөяк вәкилләре дәрәҗәсе. Берничә хатыны бар өстенә ул җарияләрне дә теләгән кадәр алыштырып торды, морза-бәкләрнең матуррак бичәләренә күз кыздырудан, сүз катудан да тартынмады. Ф.Бәйрәмова. Бу урында сорау туа: әлеге илчеләрне Кырымга кем җибәргән? Казанның Мәскәүгә каршы булган түрә-морзаларымы? Р.Вәлиев. Хезмәтебездә Ырынбур губернаторы И.И.Неплюев истәлекләре, чукынган татар морзасы Тәфкилев материаллары да кулланылды. Ф.Ислаев

2) Татарлар яшәгән кайбер районнарда һәм казак халкында түбәнчелек белән мөрәҗәгать итү формасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә