МОРҖАЧЫ и. 1) Мич чыгаручы, мичче. Бер башы Мөрәле дигән авылга – кара сазлыклы урамнары белән, гомер буе урманда, күлдә мунчала төшереп, еланнан чагылып яшәүче, бүре-төлкедән җәфа чигүче, әллә ниткән корыс холыклы, әмма каты куллы морҗачы, мунчала чыгаручылардан торган авылга таба бара. М.Мәһдиев 2) Мичнең төтен юлларын чистартучы кеше. Малайның кыяфәтен күргәч, Хөршидәттәй сукранган шикелле итте: – И бала, морҗачы гыйфрит булгансың лабаса! А.Тимергалин |