МОРҖА и. 1) Мичнең, түшәм аша өй түбәсеннән өскә таба күтәрелеп, төтенне тышка чыгара торган өлеше. Морҗаларын сузган зур заводлар Күз алдына килеп тезелде... М.Җәлил. Бөтен морҗалардан туры төтен күтәрелә, дөньяга тозлы гөмбә, балык пирогы исе чыккан. М.Мәһдиев. Капкалар җырлап кына ачыла, морҗалардан хуш ис кенә тарала, яшь кызларның сулышлары, адымнары үзгәрә. А.Гыйләҗев 2) Пароход, паровоз кебек транспорт чараларының төтен чыга торган җайланмасы. Басуында зур морҗалы тракторлар Томан белән күз алдында чуалдылар. М.Җәлил 3) диал. Самавыр торбасы. Аның манзарасы гаять күңелсез: тәрәзәләр такта белән томаланган, түбәсендәге калайлар, буяулары күптән уңып, яңгырдан күгәренеп, самавыр морҗасы төсле челтәр-челтәр булып беткәннәр. С.Җәлал 4) диал. Лампа пыяласы, лампа куыгы. Лампаның морҗасы челтер-челтер килә, Хәдичә әледән-әле уф дип авыр сулап куя иде. Г.Бәширов 5) диал. Мич. Кәҗә сакаллы бабай, таягын кочаклап, морҗага аркасын сөягән дә, тешсез аңкауларын метмелдәтеп, бертуктаусыз нәрсәдер чәйни. М.Мәһдиев ◊ Морҗадан очу Бөлгенлеккә төшү, банкротлыкка калу. Ирләрегез морҗадан очкач, фирманы исемегезгә күчерергә мәҗбүрме?! М.Фәйзи. Морҗадан төтен чыгару Башкалар кебек үк тормыш алып бару, башкалардан калышмыйча гомер итү. Кыярыңны каравылла да морҗаңнан төтен чыгар. А.Шамов |