МОРЖ и. зоол. 1) Моржлар ыругыннан кыска куе йонлы, ишкәк аяклы, зур казык тешле, озын мыеклы, авыр гәүдәле имезүче диңгез хайваны. Моржның боҗралар аша сикерүен, саксофонда «уйнавын» сокланып карадык. Р.Вәлиев. Моржлар – күрер күзгә иләмсез дәү, авыр гәүдәле, соң дәрәҗәдә тупас, уйсыз-хиссез җир-су хайваннары. Кызыклар дөньясында

2) күч. Кыш көне ачык сулыкта, бәкедә коенырга яратучы кеше. Арада моржлар булса, кайнар ләүкәдән төшеп, бассейнга чумарга була. А.Хәсәнов. Кыш көне ир-атлар белән, бәке чабып, коенырга йөргәнен беләм, морж дип йөртәләр хәзер аларны. А.Гыйләҗев. Морж диләр абыйны: Ул бәкедә коена. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә