МОРДВА и. Мордовия Республикасында, Урта Иделнең башка төбәкләрендә яшәүче мукшы һәм эрзя субэтносларына бүленгән фин-угор халкы һәм шул халыкның бер вәкиле. Мордва халкының бер тармагын эрзя дип йөртәләр бит, шуны алган [псевдоним итеп]. Р.Кәрами. Ул урамда элек чуваш, мари (чирмеш), мордва (мукшы) халыклары яшәгән. Ф.Гарипова. Республиканың төп халкын татарлар, чуашлар, руслар, марилар, удмуртлар, мордвалар һ.б. тәшкил итә. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә