МОРДАРЛЫК и. 1) Мордар булу. Үзегезгә кул салып, тынычлык табармын дип уйлыйсызмы? Мордарлык – иң зур гөнаһ бит ул. Р.Габделхакова. Нинди иләмсез йөкләрне таратмый буып тора алган аркан адәм муенын гына кысарлык иде. Юк, мордарлыкның гөнаһы зур! Ярамас! Ф.Яхин

2) күч. Кабахәтлек, пычраклык, начарлык. Ул нинди генә эшкә, нинди генә мәслихәткә катышмасын, һәрвакыт – уйлаганы җәбер-золым, эшләгәне бозыклык, мордарлык иде. Ш.Мөхәммәдев. Мордарлыкка баткан мирзаларым, нәрсә җене сезгә кагылган? З.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә