МОРДАР и. фар. 1. 1) иск. Үләксә. Кассап күп булса, хайван мордар китәр. Мәкаль 2) Үз-үзенә кул салган кеше, катиленәфес. Белмим, бәлки, шуңа күрәдер авылымда сәрхушлек чәчәк ата, елдан-ел мордарлар саны арта. Р.Вәлиев 3) күч. Кара эчле, хыянәтчел, кабахәт кеше. Мал хакына иман белән бергә Халкын сатса бик күп мордарлар ---. Ә.Синугыл-Куганаклы. [Оранчы:] Әй кала халкы, колакларыгызны торгызыгыз! Мордарларны яндырабыз! Мордарларны утка атабыз! Р.Батулла 2. с. мәгъ. 1) Шәригать кушканча суелмаган, мөселманнарга ашарга ярамаган. Мордар ит 2) Начар күңелле, әшәке, кабахәт, шакшы. Үз гөнаһын башкалар өстенә аудару – иң мордар, иң әшәке кешеләрнең эше. Дәрдемәнд. Ул Ягъкуб Галиев – бик мордар кеше. З.Бигиев. Мордар Камай кеби, ике яклы Ядегәр кеби, бер марҗа хатын, Мәскәү артындагы ике катлы бер йорт өчен кяфер китикме? Р.Батулла ◊ Мордар актыгы Начар, әшәке кеше, хыянәтче турында. Әллә берәр хыянәтче мордар актыгы Үз ояңнан сине тышка йолкып аттымы? Ә.Синугыл-Куганаклы. Мордар китү дини Шәригать тыйган юл белән гомерен өзү, үз-үзенә кул салу. Мордар китү гомер-гомергә гаеп, хурлык саналган. Р.Кәрами. Мөселман бәндәгә мордар китү гөнаһ эш санала, шуны беләсеңме? Р.Низамиев |