МОРАТО’РИЙ и. лат. 1) Хөкүмәтнең яисә теге яки бу оешманың һ.б. рәсми белдерүе нигезендә нинди дә булса йөкләмәләрне үтәүнең кичектерелүе яки туктатылуы. Бу юллар турыдан-туры телләр турындагы Законга мораторий игълан итәргә чакыру түгелме? Р.Миңнуллин. Чөнки 90 нчы елларда үткәрелгән хосусыйлаштыру чорында без мораторий игълан иттек. Р.Фәйзуллин. «Чаллы икмәге» ЯАҖ Директорлар советы 2009 елның беренче яртысында компания җитештерә торган төп продукциягә – барыннан да элек икмәк-күмәч әйберләренә бәяләрне арттыруга мораторий кертү турында карар чыгарды. Ватаным Татарстан 2) Халыкара хокукта: дәүләт арасындагы килешүләрнең үтәлешен кичектерү, туктатып тору. Узган ел, мәсәлән, азык-төлек мәсьәләләре белгече Джин Зиглер БМО Генераль ассамблеясының 62 нче сессиясендә чыгыш ясаганда, биоягулык җитештерүгә биш еллык мораторий кертергә тәкъдим итте һәм «дөньяда 845 миллион ач кеше булганда азык-төлекне ягулыкка әйләндерү – кешелеккә карата җинаять» дип атады. Ватаным Татарстан |