МОРАЛЬ и. лат. 1. 1) Җәмгыятьтәге әхлак, әдәп нормалары. Ярар, мораль белән яшәп кара, дип янадылар аңа. Х.Камалов. Сүз, иптәшләр, коммунистик мораль турында, әйе, коммунистик мораль – чын мораль, чын әхлак турында бара! Н.Фәттах. Ике төрле мораль белән яшәүче җәмгыять үзенең идеалларын, үзе дә сизмәстән, аяк астына салып таптады. Р.Низамиев

2) Гыйбрәт, гыйбрәтле нәтиҗә. Гадәттә, һәр мәсәлнең була морале. Г.Минский. Бу мәсәлдән моральне Эзләп тә торма хәтта: Нинди мораль булсын, ди, тагы Ялагай белән Бюрократта? Ә.Исхак

3) Үгет-нәсыйхәт. Маратым авызын чалышайтты: – Бер килмәсә килми икән! Кая барсам да – мораль! Х.Сарьян. [Лариса:] Тагын мораль уку башландымы? Э.Яһудин. Җитәкче халык хәтерен Саклауны күздә тотып, Бик каты тәнкыйть ясама, Объектив мораль укып. Г.Афзал

2. с. мәгъ. 1) Әхлакый; әдәп-әхлакка мөнәсәбәтле. Ф.Шәфигуллинның укуга һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән, баланың мораль йөзе турында кайгыртып язган әсәрләреннән «Ярдәмче», «Хыянәт», «Сугышчан бурыч» һ.б. хикәяләрен аерып карарга мөмкин. Р.Кукушкин. Ырымнар төбендә мораль кагыйдәләр ята, алар да әдәби әсәрдәге гыйбрәт ролен башкара. Ш.Галиев

2) Рухи; рухи яктан. Бусына да коллективтагы мораль климат гаеплеме? Р.Вәлиев. Чөнки соңгы ел ярымда кыйнаудан, мәсхәрәләүдән, мыскыл итүдән, физик һәм мораль изүдән башканы күрмичә, мин кешеләрдә була торган кешелек сыйфатларын югалтып бетерә яздым инде. З.Зәйнуллин. Материаль яктан да, мораль яктан да булышты алар безнең гаиләгә. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә