МОПЕД и. нем. Мотор ярдәмендә хәрәкәт итә торган велосипед төре. Менә монысы әти-әнисеннән акча сорап, велосипед, мопед, мотоцикл, «Жигули», «Волга» – шул сызык буенча үсүче егет. М.Мәһдиев. Болайга киткәч, әтисе улына гармун белән мопедны алып бирә инде!.. М.Шәймәрданов. Мин хәтта аның мопеды тырылдавын ишетәм, ул да булмый, такси машинасының сигналыннан читкә тайпылып калам. Гөлшаһидә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә