МОҢЧЫ и. Моң (3 мәгъ.) таратучы; моң чыганагы. Алтын куллы, көмеш телле Авылда гармунчылар, Туган яктан аерылгач, Һәммәбез дә моңчылар. Ш.Галиев. Һәм менә бөек моңчы, тагын бер «яралы юлбарыс», чынлап ук китеп барды. Р.Шәрәфиев