МОҢСЫЗ с. 1. 1) Музыкасы булмаган; җырсыз, мелодиясез. Ә менә музыкасыз, моңсыз, көйсез милләт була ала микән? Мәдәни җомга 2) Җырлау сәләте булмаган, көйсез, тавышсыз. Күңелгә ятмый: моңсыз адәм җыр башласа; сәләте булмаган иҗатка тотынса; сәнәге булмаган чүплектә казынса; акылы булмаган акыл таратса. Г.Хөсәенов. Моңсыз егет түгел үзе болай, нәкъ Салават абыйсы кебек җырлый, шуып кына бара. Ватаным Татарстан 3) Аһәңсез, яңгырашсыз, колакка ятмый торган. Тавышы тонык, җыры моңсыз булган аның. Ф.Яруллин. Югыйсә әллә нинди моңсыз, сыек, төссез тавышлы җырчылар да җитәрлек ләбаса. Р.Миңнуллин. Көйләрне җиңел отса да, тавышы ямьсез, моңсыз булуын үзе белмәде, аңламады. Ф.Яхин 4) Бернинди хис тә чагылдырмаган, рухи яктан буш булган, күңелгә ятмаган. Без, бу җыр моңлы, монысы моңсыз, дип әйтәбез. Р.Вәлиев. Юк, аның Фирәвиясе мондый әче, моңсыз көйләрне белми, таң көен ярата ул. М.Хуҗин 5) Ваемсыз, гамьсез; борчу-мәшәкатьсез. Моңсыз, ваемсыз адәмнән дә рухи бахыр бәндә юк. Г.Хөсәенов. Тормышны хәзер бигрәк тә дәртсез, моңсыз адәмнәр басты. Р.Низамиев. Иң гаҗәбе шул: аның моңсыз, җансыз күзләрендә мөлдерәмә яшь. Г.Гыйльманов 2. рәв. мәгъ. 1) Көйсез итеп, музыканың, мелодиянең үзенчәлекләрен бирә алмыйча. Шундый да моңсыз итеп җырлый бу җырны Илһам, гомерендә җырлап карамаган кеше диярсең. Т.Миңнуллин. Ул опера ариясе яки җырмы – татар музыкасын җырлаган чакта моңсыз җырларга ярамый. Н.Алан 2) Моңнан башка. Моңсыз, җырсыз яшәгәнче, үлем мең өлеш артык! Р.Батулла. Ахыр чиктә халык моңсыз яшәп булмаганлыгын аңлый, моңны юксына һәм Мөкатдәс табылгач, аннан гафу үтенеп, зур бәйрәм ясый... Безнең гәҗит 3) Гамьсез рәвештә, ваемсыз төстә; кайгырмыйча, борчылмыйча |