МОҢСУЛЫК и. 1) Күңелсезлек, ямансулык, моңлылык. Кызларның йөзенә алсу бер моңсулык йөгерде, күзләргә сагыш тулды ---. Г.Ахунов. Күзеңнән моңсулык сирпелә, Чәчеңдә кыраулар, ахрысы. Х.Әюп. Әй мәхәббәт, зинһар, безне моңсулыктан арала! Л.Лерон 2) Моңсу тынычлык турында. Кырларга, урманнарга көзге моңсулык тула, их, шушы җилгә ияреп кырлар буйлап бер исәргә иде... М.Мәһдиев. Һәр яфрагы саубуллашып уза, Моңсулыкка чумган бу алан... Х.Әюп |