МОҢСУЛАНУ ф. 1) Ямансулау, моңлану. Байтал үзенең яныннан җилеп үткән җилбәзәк кырыкмышларга моңсуланып карый. А.Хәлим. Кинәт моңсуланып, нидер көтеп текәлгән ирен кызыклы берәр вакыйга сөйләп, читләтеп кенә юата белде [Нәзифә]. М.Галиев. Карт эт Аю киткән юлга моңсуланып озак кына карап торган. Ф.Яруллин 2) Моң чагылу, моңлылану, уйчанлану. Каңгылдашып узды кыр казлары, – Моңсуланган чагың микәнни? Х.Әюп. Аның турында сөйләгәндә, әфганчының күзләре тагын да моңсулана. Н.Гыйматдинова Моңсулана башлау Моңсуланырга тотыну. Аның ашыйсы килеп, җылы өен сагынып, күңеле моңсулана башлаганда гына, өстә – колак төбендә генә Караборынның: «Һау-һау-һау!» – дигән тавышы ишетелә. Н.Каштанов. Үзе туктаусыз шул зарурият турында такылдап торса да, иренең китәр вакыты җиткәч, кәефсезләнә, моңсулана башлады. Т.Галиуллин Моңсулана бару Торган саен ныграк моңсулану. Торган саен моңсулана бара җәен кошлар тынган чаклар, айның ундүртләре узган көннәр, үткән поездларның борылмада югалулары... Р.Фәйзуллин. Ә шулай да җәйләр үткән саен Моңсулана бара күзләрем. Ф.Әһлия Моңсуланып бетү Тәмам моңсулану Моңсуланып калу Берәр вакыйгадан соң моңсулану. Югыйсә абзыебыз, кулына курай алу белән, һәрчак моңсуланып кала. Г.Гомәр. Кияү моңсуланып калды. Н.Гыйматдинова Моңсуланып китү Кинәт моңсулану. Зәйтүнә чәченнән тарагын ала, көзгесенә карый, моңсуланып китә. Н.Кәримова Моңсуланып тору Хәзерге моментта моңсуланган хәлдә булу; әледән-әле, һәрвакыт моңсулану Моңсуланып йөрү Күпмедер вакыт дәвамында моңсулану. Сабираттинең әйтүенә караганда, кичкә кергәч, балаларга сынап-сынап карап, моңсуланып йөргәнмен, имеш. Э.Шәрифуллина |