МОҢСУ с. 1. 1) Берникадәр моңлы, сагышлы; моң, сагыш чагылып торган. Гөлүсәнең сылу йөзенә, күзгә күренеп диярлек, янә моңсу күләгә кунды. М.Хәсәнов. Нияз китапны ябып күкрәгенә кысты да моңсу күзләрен бер ноктага төбәп уйга калды. В.Нуриев. Моңсу каеннар аларга хәерле юл теләп, тымызык җилдә тирбәлгән озын чукларын чайкалдырып озатып калдылар. Р.Кәрами 2) Ямансу, күңелсез. Әллә ничек бик моңсу иде аның [Шәфиканың] кыяфәте. М.Маликова. Бигрәк озын, бигрәк моңсу көннәре вә төннәре. Р.Сүлти 2. рәв. мәгъ. Моңланып, ямансулап, моңлы итеп. – Әйе, бәхет миңа чыкты, – диде ул моңсу гына, яңакларын батырып, тәмәкесен суырды. Х.Камалов. Заһидә каенсеңлесенә тутырып карады да моңсу гына елмайды. М.Маликова |