МОҢСАР с. Моңлы, сагышлы. Яшь коючы моңсар таллар кебек, Күтәрми шул Сөю җәберләр... Ә.Синугыл-Куганаклы. Әллә ошбу моңсар кошлар, Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның якты истәлекләрен, изге рухларын кадерләп, аларга үзләренең кабатланмас сихри моңнарын багышлап, мәңгелек сакка басканмы? Ш.Мостафин. Марсель ул тыштан гына батыраеп, кукыраеп йөри, ә эчтән... Эчтән моңсар күңелле, ярларына сыеша алмыйча тулышып түгелергә дә күп сорап тормый. Н.Гамбәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә