МОҢЛЫЛЫК и. 1) Ямансулык. Аз гына элек Гарифны кара хатирәләр, тупас өметсезлекләр белән газаплаган шушы билгесез моңлылык гүя аны юата, иркәли, шатланырга, шатланып, үзе белән бергә еларга куша... Ш.Камал 2) Моң, сагыш, хислелек. Моңлылык ул – хислелек, кичерешләр дөньясында яшәү. Ш.Галиев. Итальян халык музыкасына моңлылык хас. К.Гыйззәтов. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Сәхнә 3) Моң, сагыш тулы булу (җыр, тавыш һ.б.да). Һиндстанда яшәүче милләтләрнең көйләре моңлылык ягыннан безнекеләрне күпкә уздырсалар да, шуңа таянып, аларны да зарлы милләт дияргә хакыбыз бар. М.Фәйзи. Яшьләр аның тавышының моңлылыгына сокланды, картлар денсезлектә гаепләде. Ф.Яруллин. Җырлаучылар арасында Һидаяның тавышы нәфислеге, моңлылыгы белән аерылып тора иде. Ә.Моталлапов |