МОҢЛЫК и. 1) к. моңлылык (1 мәгъ.). Ни булса да, Сәгадәтнең тавышындагы моңлык үткәндәге хәсрәттән хәбәр бирү булмаса, киләчәктәге кайгыларга хәзерләнү иде. Г.Исхакый. Упкыннарың берни түгел, Батырма тик моңлыкка... Х.Туфан. Күңелне ниндидер бер моңлык, сагыш биләп алды. Г.Галиева 2) Күңелгә моң сала, ямансулата торган тынычлык. Болытлар, башка төшәм дигән кеби, түбәннән генә акыртын гына агып, матур күк күкне, ялтыраган кояшны каплап, бөтен дөньяга моңлык, ялкаулык йоктыралар. Г.Исхакый. Бу тавыш [Коръән тавышы] белән бергә моңлык бөтен тамырларга тарала. Г.Рәхим 3) иск. Моңлы көй, җыр. Өлкәннәрнең рөхсәте буенча аның бер моңлык әйтүгә исәбе юк түгел иде. Г.Ибраһимов |