МОҢЛЫ с. 1. 1) Аһәңле, колакка ятышлы, музыкаль (аваз, тавыш тур.). Шундый моңлы Дилиянең тавышы!.. Г.Гыйльманов

2) Музыкасы булган; җырлы, мелодияле. Татарлар – моңлы халык

3) Кайгылы, хәсрәтле, борчулы. Уфадан озатып калгандагы моңлы карашы белән һаман күз алдында басып тора. Х.Туфан. Бер без генәмени, Бу дөньяга үги, үксез моңлы җаннар меңләгән. Л.Шагыйрьҗан 2) Сагышлы, уйчан, сагыш тулы, моңсу. Кем белә, бәлкем, шагыйрь халкына моңлы булу килешәдер. Ф.Сафин. Күл буенда үскән чәчәкләр, аларның канат җилпүеннән әкрен генә тирбәлешеп, үзара ниндидер моңлы җыр сузганнар. Ф.Яруллин. Иртән йөрәкне моңлы азан тавышлары ярсыта. С.Поварисов

4) Тирән хисле. Ләкин Гәрәй Рәхим – моңлы шагыйрь, моңнар шагыйре. Р.Миңнуллин. Җыр моңлы иде, хатыннарның берничә тавышка (Сафия санап бетермәде, һәрхәлдә өчтән дә ким түгел иде тавышлары) сузган көе дәртле дә иде шул ук вакытта. М.Маликова

5) Моң сала торган, ямансулата, моңландыра торган (табигать күренешләре тур.). Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел. М.Әмир. «Торыйк-торыйк!» – дип китәләр Көзге моңлы һаваларда. Н.Нәҗми. Бу бакчаның сөйләшүе ник шомлы? Чинарларның чайкалуы ник моңлы? К.Сибгатуллин

2. рәв. мәгъ. 1) Күңелгә моң салып. Кошлар моңлы сайрый бүген, Кояш көлеп карый бүген. Р.Вәлиева. --- азат итүчесенә моңлы сайрап, гүя аңа дога кылган Кошчык. Ф.Ибраһимова. --- Празат Исәнбәт әйтер: – Бурнаш кебек матур, моңлы җырлаган кешене ишеткәнем булмады! – дияр. Р.Батулла

2) Тирән хис белән, моңлы итеп; моң белән. Моңлы җырлаган бәхетсез була. Әйтем. Бигрәк тә моңлы җырлый инде, җаныкаем. Т.Мөбарәков. Әйе, ул ялгышмаган: Сандра бик моңлы җырлый икән бит. Ә.Сәлах

3. и. мәгъ. Моңы, кайгысы бар кеше, кайгы-хәсрәтле, зарлы кеше. Моңлы моңын сөйләгәндә, моңсызның башы авырта. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә