МОҢЛАНУ ф. 1) Кайгыру, хәсрәтләнү, борчылу. Мартуктан ул [Володя] елап китеп барды, монысын Рушан да раслый ала, теге яктан килгән беренче хатлары да Россияне сагынып моңлану белән тулы булды – Рушан аларны үзе укыды. Р.Мирхәйдәров

2) Сагышлану. Ул мескен бичарага карап күңелем тула да моңланам. Д.Аппакова. Тавыш тора-тора көчәйде, киңәйде, әйтерсең лә таш диварлар да кызга кушылып моңлана, сагышлана иде. М.Маликова. Ханзадәләр тартып курай уйнаган, Курай көен тыңлап кошлар моңланган. Ә.Синугыл-Куганаклы

3) Моңлы итеп җырлау, көйләү, уен коралларында уйнау. Гаеп булмаса да, җырлау, моңлану йортка бәхетсезлек китерә, дигән бабайлар. Т.Гыйззәт

4) Хисләргә бирелү; җыр-моң аша хисләргә ирек биреп юаныч табу, сагыш-борчулардан арыну. Кыен чакларымда да җырлыйм, алай гына да түгел, кычкырып җырлап җибәрәм һәм борчуларның үтеп киткәнен сизми дә калам, моңланып юаныч табам. Мәдәни җомга

5) Уйчанлану, моңсулану, уйга бату. Ул гаҗәеп күзләр әллә ничек иркәләнеп, кадерләнеп моңланалар. Ф.Әмирхан

6) күч. Моңлы яңгырау (уен кораллары көе турында). Чыңлады гармун, моңланды гармун, Айлы кичләрдә тынмады гармун. Үз итеп кенә сөйләде безгә Шул моңга кушып шатлыгын, зарын. Х.Әюп

7) күч. Кошлар сайрау. Күке дә анда кунып моңлана. М.Галиев. Сабан тургаедыр, ниндидер кош, зәңгәр хозурлыктагы бишектә тибрәнә-тибрәнә моңланырга, үзәкне өзәргә кереште. Р.Мөхәммәдиев. Урманның барча кошлары эчләренә сыймаган шатлыкларын тирә-юньгә җыр итеп тараткан чакта, ни өчен күке болай моңлана икән? Ф.Яруллин

8) күч. Моңлы булып, моңланган кебек булып күренү (табигать тур.). Төн тыныч, күк балкый иренеп, ай яна, ай моңлана. Н.Исәнбәт. Көннәр һаман җилли дә давыллый, Урман шаулый, Идел моңлана... Х.Туфан

Моңлана башлау Моңланырга тотыну. --- Бөтен кыяфәтенә, иҗатына көләчлек, шаянлык чыккан шагыйрьләр дә, мин генә калмыйм дигәндәй, кирәгеннән артык моңлана башлады. Л.Лерон

Моңлана төшү Бераз моңлану

Моңланып алу Кисәк кенә моңлану, моңланган хәлгә килү. Юк, җырламадың. Шулай да ике-өч мәртәбә моңланып алдың. Ә.Салах. Табигатьнең тын почмагында ялгызың аулакта уйланып-моңланып алу – җаныңа ял ул. Ш.Галиев

Моңланып йөрү Озак вакыт моңланган хәлдә булу, шундый хәл кичерү. Тагын бер нәрсә бик нык исемдә саклана: Маратны ничә генә очратмыйм, ул һәрвакыт карлыккан бер тавыш белән шыңшып, үзенчә моңланып йөри иде; соңрак, Марат үсә төшкәч, «Бродяга» кинофильмыннан соң таралып киткән җырны авызыннан төшерми йөртте. Х.Сарьян. Моңланып йөрим һаман Синдә откан бер көйгә! Р.Миңнуллин

Моңланып калу Ниндидер тәэсирдән соң моңлану, моңлыга әйләнү. Бер минут эчендә ай караңгыланып өлгергән: әүвәлге шат балкуын, шаян җалкылдавын җуялтып, моңланып калган. Казан утлары

Моңланып китү Тиз арада моңлану, кинәттән моңлану. Нигәдер күңелем моңланып китте. Г.Бәширов

Моңланып тору Моңланган хәлдә булу. Мин сагындым, ахры, сине, – Күңел моңланып тора. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә