МОҢЛАНДЫРУ ф. 1) Күңелгә моң салу, хисләрне көчәйтү. Тамашачы кабат театрга кайтыр, чөнки театр фикер бирә, уйландыра, моңландыра, тәрбияли. Р.Таҗетдинов. Җанда сүз ярала... шомландырып, Моңландырып ул сүз ярала, Әйтерсең лә атом төше үзе Таркала бу җанда, тарала! Зөлфәт 2) Сагышландыру, боектыру. Мондый хәлгә түзәр микән җаным, моңландырды дөнья болай да. З.Мансуров. Минем вазифам кешеләрне моңландыру дип, үз кадерен белеп кенә кешеләр җырын тыңлыймы Ай, чиксез кодрәте белән кешеләрне үзе җырлатамы Ай... М.Хуҗин 3) Моңлы итү, моңын көчәйтү (җыр, көй, тавышны). Гүяки [Газизә] шушы такмакларны тагын да моңландырыбрак җырлап йөри, имеш. Ш.Камал Моңландырып алу Кыска вакыт аралыгында моңландыру. Ә менә бүген, киресенчә, дөньяның шушылай матурлыгы аның болай да моңлы, болай да борлыккан күңелен тагын да моңландырып җибәрде ---. В.Нуруллин Моңландырып бетерү Тәмам моңландыру; бик нык моңландыру |