МОҢДАШ и. Кемнең дә булса кайгы-хәсрәтен, борчуын, сагышын уртаклашучы. Ахмак юлдаш булмас, ятлар моңдаш булмас. Мәкаль. Юаш кына димә, Юлдаш булдык менә, Моңдаш икәнбез дип, И агыла җәяүле буран, Мондый чакта кырга чык, туган... М.Галиев. 1982 елда оештырылган зур күргәзмәсенең каталогына менә ниләр язып биргән иде ул: «Газиз дустым, моңдашым, олуг әдип, намус иясе Әмирхан мирза Яники җәнапларына – там самимият белән Габделбакый». Ә.Еники |