МОҢАЮ ф. 1) Кайгыру, хәсрәтләнү, борчылу. Балалары булмаганга моңаеп, кимсенеп йөрсә дә, хатынының яз башында шундый хәбәр әйтүе Сабирулланы артык шатландырмады. З.Хөснияр. Ул моңаймый, кем моңайсын – әтисез үскән бала. Л.Лерон. Киемсезе, күшеккән тавыкка охшап, өй эчендә моңаеп утыра бирә. С.Поварисов

2) Сагышлану; боегу, күңелсезләнү; уйга бату. Сабый чаклар карап тора аннан, Бер моңая сыман, бер көлә... Х.Әюп. Бишектә чакта ук сандугачларга кушылып җырлаган, урман шавын тыңлап моңайган, сихри күккә карап уйланган. Ф.Яруллин. Аннары болай диде [күке]: «Ничек инде мин моңаймыйм?! Эчем тулы сагыш бит минем». Ф.Яруллин

3) Уйланып, хисләргә бирелеп утыру. Әмма татлы бу моңаю. Ш.Галиев. Карты ятып йоклады, ә Хәдичә апа суынган самавыры янында моңаеп утырып калды. М.Маликова

4) Моңлы итеп көйләү, җырлау. Ярты төнгә тикле җырлап, моңаеп, тамбурда уздырды. Г.Бәширов. Сараннардан эзлим юмартлыклар, Моңсызлардан – бер җыр, моңаю. Г.Афзал

Моңаеп алу Беразга гына моңаю

Моңаеп йөрү Шактыйдан бирле моңаю. Көзге урманнарга сызгырып кер, Моңаеп йөр шәрә урманнарда. Г.Афзал

Моңаеп калу Берәр вакыйгадан соң моңаю, моңлыга әйләнү. Әллә егет моңаеп калмасын дип юри шаярта, әллә фаҗигане аңлап җиткерми бу бала. Ә.Баян. Күзе томаланып, ул алга таба атлады һәм күркәләрен коеп, моңаеп калган нарат кәүсәсенә килеп төртелде. Р.Рахман

Моңаеп китү Кинәт, тиз арада моңайган хәлгә килү. --- хәзер инде ул, артыграк моңаеп китсә дә, җырлап чыккач, түгелеп бер елап ала иде. Х.Сарьян

Моңаеп тору Сөйләү моментында моңаю; гел, һәрвакыт моңайган хәлдә булу. Урман юлына борылганда, ялгыз карама бар бит, шуның янына баскан да моңаеп тора. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә