МОҢА’РЧЫ рәв. 1) Бу көнгә кадәр, бу вакытка кадәр. Аларны [Асия белән Тимерханны] котладылар, моңарчы ишетмәгән матур сүзләргә төреп, озын, бәхетле, тигез гомер теләделәр. Г.Ахунов. Егет уңган, телгә беткән җилбәзәк түгел, моңарчы кызлар кулы тотканы юк, ипле ---. А.Гыйләҗев. Кыйбла турында әтрафлы сөйләшүне әле хәзер генә башласак та, моңарчы да студентларыбызны кыйблалы итүдә шактый тырышлык куелган лабаса. Мәдәни җомга

2) Бу хәлгә, вакыйгага кадәр. Беренче мәртәбә ату, гәрчә моңарчы вак калибрлы мылтыктан атканы булса да, Габделнурны нигәдер дулкынландыра. Р.Кәрами. Моңарчы беркайчан да бу хәтле дулкынланганы юк иде Тәбрикнең... Ә.Баян. Моңарчы әле аның беркайчан да Иданың үзен генә озатып куйганы да, хәтта аның белән култыклашканы да юк иде. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә