МОҢАЙТУ ф. 1) Кайгыга салу, хәсрәтләндерү, кәефен җибәрү. Моңаеп кына килдеңме? Моңайтып килдеңме син? Моңлыга сыена торган моңлы бер кеше ич мин. К.Сибгатуллин. Бик карадым мин аны, Моңайтып утыртмадым. Р.Вәлиева. Безне, ахры, Кайта алмаганнар һәм кайталмас Абыйларның җыры моңайта ---. Р.Ягъфәров 2) з.-сыз Күңелгә моң (1 мәгъ.), сагыш төшү турында. Уйлата да шулай, моңайта, Уйлый торгач, сызылып таң ата. Ә.Баян. Хисләндерә, күңелне һәм җанны чистарта, шатландыра, кайгырта һәм моңайта... А.Әхмәдуллин Моңайтып тору Озак вакыт дәвамында, даими моңайту. Җырлары колак төбемдә бүгенгедәй рәхәтләндереп, моңайтып торалар! Г.Бәширов Моңайтып бетерү Тәмам моңайту |