МОҢА а. «Бу» алмашлыгының юнәлеш килеш формасы. Патшаның исе китә моңа. Әкият. Әмма директор абый Хәсәншин, моңа һич игътибар итмәстән, укытучыны мактый: – Былтыр гына үзебезнең мәктәпне отличнога тәмамлап чыкты абыегыз. Ә.Баян. Хатын моңа тотынганчы, йорт хуҗасы ир абзар-кураны бер әйләнеп керергә тиеш, бала-чага, сәкедә байтак сугышып алгач, «биз памяч» йокыга тәгәрәргә тиеш. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә