МОҢ и. 1. 1) Көй, музыка яисә җырның эчке үзенчәлеге, аһәңе; төрле халыкларның, кешеләрнең күңелләрендәге хисләр җыелмасын чагылдырган үзенчәлекле аһәң, көй. Гореф-гадәтләребез, телебез, моңыбызны киләчәк буыннарга җиткерергә бурычлы без. Х.Миңнегулов. Безнең телебез дә, йөзебез һәм моңыбыз да үзебезчә калган. Х.Сарьян. Музыка өлкәсендә эшләүчеләр татар моңын сакларга, күтәрергә бурычлылар. Шәһри Казан 2) Кайгы, хәсрәт, борчу; аһ-зар. Бай малын сөйләр, Ярлы моңын сөйләр. Мәкаль. Хәер, күңеле тулы иде шул аның [Сафияның], уйларын-моңнарын урамда очраган баганага сөйләргә әзер иде, күзгә-күз терәшеп, рәхәтләнеп сөйләшер кешесе юк иде бит. М.Маликова. Бары тик авыз гармунына гына йөрәге әрнүләрен, сагышын, моңын ышанып тапшыра [егет]... Казан утлары 3) Сагыш; моңсулык. Шомырт кара чокырдай зур күзләре моң тулы. Ә.Гадел. Күңелдән моңнар түгелгән чаклар!.. Н.Арсланов. Тезелеп кала моңга чумган каеннар, Уйга талган зифа усаклар. Н.Хисамов 4) диал. Кимчелек, җитешсезлек. Җирнең моңы юк, җир начар түгел, без үзебез начар. Г.Бәширов 2. с. мәгъ. Моңлы, моңсу. Аның өзелеп чыккан моң тавышыннан Бөтен хәсрәтләрем таратам. Ф.Бурнаш. Моң көзләрдән шат язларга дәшә-дәшә, Яшә, сөю, яшә яшьнәп, мәңге яшә! Р.Вәлиева 3. рәв. мәгъ. 1) Моңсу; тирән сагыш катнаш моңсулык белән. Ул моң гына карап тора. Ә.Баян. Тәнзиләнең моң гына сузып бер җырлап җибәрәсе килеп китте. Р.Төхфәтуллин. Ак каеным, Яшел шәл ябынып, рәхәтләнеп утыра моң гына. Х.Камалов 2) Сагышландыра, моңландыра торган бер әкренлек белән. Ә ул сүзен дәвам итә моң гына ---. Р.Вәлиева. Гитарасын ала да улының баш очына килеп утыра, тын гына чиртә, моң гына нидер шыңшый... А.Гыйләҗев |