МОНЫКЫ а. Берәр кешегә яки предметка караган, аңа мөнәсәбәтле булуны белдергән тартым алмашлыгы. Бүтәннәр яра өстенә гипсны йомшак итеп, эчкә һава керерлек итеп салалар, ә моныкы, ни хикмәттер, авырттыра торган булып чыга. Х.Камалов. Барыбызның аталышлары яки Бүре, я Куян, яисә Тавык булса, моныкы ни җитте генә түгел. Ф.Яхин |