МОНУМЕНТАЛЬ с. 1) Бик зур, мәһабәт яисә затлы булуы белән аерылып тора торган. XIX гасырда мондый монументаль мәчетләр саны тагы да арта. Татарстан тарихы. Анда – киселгән кош канаты рәвешендәге зур монументаль һәйкәл. Р.Фәйзуллин 2) күч. Күләмле, җитди, тирән эчтәлекле. Бу чор поэзиясендә романтизм төрле формаларда яши (монументаль, лирик-тәэссири һ.б.). Т.Галиуллин. Без яшь язучыларны кабартылган-күпертелгән ашыгыч повестьлар язуга түгел, рус һәм дөнья классикасы, алдынгы язучыларның иң яхшы әсәрләре үрнәгендә монументаль проза иҗат итүгә юнәлтергә тиешбез. Г.Ахунов |