МОНУМЕНТАЛИСТ и. рус Монументаль сәнгать белән шөгыльләнүче рәссам; монументлар ясаучы скульптор. Талантлы кеше булса, административ эштә утырмас, үз юлын табар иде. Ә ул – монументалист та, скульптор да, рәссам да, сәнгать белгече дә. М.Маликова. Төрле жанрларда сынап карый рәссам үз көчен. Ул – монументалист та. Сөләйман. Татарстанның халык рәссамы, график, монументалист Рөстәм Килдебәков 1934 елда Казанда туа. Казан утлары |