МОНУМЕНТ и. лат. кит. 1. 1) Зур тарихи вакыйга яки бөек шәхесләр хөрмәтенә салынган архитектура яки скульптура корылмасы; һәйкәл. Менә без Солтан Әхмәт мәйданында. Византиянең ипподромыннан калган ике монумент бар икән монда. И.Нуруллин. Алда Виктор Эммануэль II гә куелган монумент күренде. М.Юныс. Мәйдан уртасындагы бу мәһабәт монумент янында һәрвакыт халык. М.Мәһдиев 2) Үлгән кеше турында истәлек буларак кабер өстенә гранит, мәрмәр һ.б. ташлардан куелган язулы корылма. Татар хәрбиләренә монумент куелу Польшаның беренче Президенты Юзеф Пилсудскийның илдә яшәүче азсанлы милләтләргә дә толерантлык күрсәтүен раслый. Татарстан яшьләре. 1921 елда ачлыктан үлгән авылдашларыбыз җирләнгән урынга монумент куелып, ул җир койма белән тотып алынды. Туганайлар 2. с. мәгъ. к. монументаль. --- Явыз Иван гаскәрләренә каршы көрәшкән каһарманнар истәлегенә узган ел монумент һәйкәл дә калыкты. Борынгы Калатау итәгендә |