МОНТИРО’ВКА и. рус тех. Бер башы бераз бөгелеп тора торган монтажлау инструменты, кечерәк лом. Берни аңламыйча, буш кул белән йөгереп килгән эшчеләрне күн курткалылар кастет, тимер ыргак, монтировка һәм газлы уенчыклар белән каршы алалар. Т.Галиуллин. Полициягә шалтыратасы урынга, әбекәй бишенче катта көн күреп ятучы торак хуҗасының номерын җыйды, олы яшьтәге пар санаулы секундлар эчендә монтировка күтәреп менеп тә җитте. Ф.Бәллүр |