МОНТЁР и. фр. 1) Электр үткәрү, ремонтлау эшләре белгече; электромонтёр. Мин вальцовщик түгел, монтёр түгел, Корыч дәрт һәм утлы җыр белән Бер ударник итеп станокка Алыгыз, дуслар, менә мине дә!.. М.Җәлил. Алдагы елда Сәфәргалин зират коймасының баганаларын бетон белән алмаштырды, урам чатларына лампочкалар элдертте, утлар кич саен янып тормаса, монтёрга бик эләгә иде: «Ильич лампалары булыр алар, исеңдә тот шуны!» – дип кисәтә иде ул тыңлаусыз монтёрларны. А.Гыйләҗев. Бер заман мин монтёрдыр дип уйлаган баягы ир-ат бүлмәгә башын тыгып: – Ни йомыш? Мин ул Кара Чобан! – димәсенме. Т.Әйди

2) Машина, механизмнар җыючы, коручы, төзәтүче белгеч; монтажлаучы. Механик-монтёр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә