МОНТАЖЧЫ и. махс. 1) Монтаж (1, 2 мәгъ.) эшен башкаручы. Үзе [яңа министр] әле цехтан, монтажчы дигән белгечлектән. Г.Ахунов. Беренче монтажчылар бригадасын Саша Кислов, икенчене Зөлфәт Зәйнуллин, өченчесен – штукатурчы-буяучыларны – Гөлфирә Шәйхетдинова җитәкләде. Г.Кашапов. Шулай да объектларга бер барганда күрде: аптырагач, котлованга төшеп-менеп йөрергә монтажчылар үзләре, җир чокып, киртләч баскыч ясап куйганнар иде куюын. Ф.Абдуллин 2) Әдәби, музыкаль, видео һ.б. материалларны эшкәртү, монтажлау белгече. Багратның сценарие буенча кино куйган режиссёр хөрмәтенә кул чаптык, ура кычкырдык. Аннан соң оператор, артистлар, рәссам, монтажчылар, костюм тегүчеләр, декорация ясаучылар бер-бер артлы тезелеп китте. М.Юныс. Фильмның директоры Нурания Җамали, операторы Хәйдәр Миндубаев, рәссамы Линар Гыйльметдинов, монтажчысы Зөфәр Хәйретдинов. Мәдәни җомга |