МОНТАЖЛА’У ф. Монтаж (1 – 3 мәгъ.) эшләрен алып бару. Әсир төшәргә теләгән бу немец сапёр частьта хезмәт иткәнлектән, әлеге корылмаларны монтажлауга катнашкан икән. Ш.Рәкыйпов. --- Тирес чыгару транспортёрлары урнаштыра, азык кухняларын монтажлый, кыскасы, нинди авыр һәм пычрак эш бар, моны аның бригадасы башкара. Т.Нәҗмиев. Аның [Диләрәнең] көне сизелмичә дә үтеп китә: лекцияләр, гамәли дәресләр, танылган кешеләр белән очрашулар, яңа сценарийлар төзү, монтажлау эшләре. Идел Монтажлап алу Тиз генә монтажланган хәлгә китерү Монтажлап бару Рәттән барысын да монтажлау Монтажлап бетерү Монтажлауны төгәлләү. Озакка түгел бит, цехны монтажлап бетергәч үк, элекке урыннарына кире кайтачаклар алар. Д.Бүләков. Төзүчеләр комплексны 1 ноябрьгә кадәр монтажлап бетерергә исәплиләр. Татарстан яшьләре Монтажлап кую Тиз арада монтажланган хәлгә китерү. Озакламый монтажлап та куялар. Ә.Рәшит. Ярык плитәне урынында тапмагач, Рафаэль туп-туры катка менде һәм, аның инде монтажлап та куелганын күреп, ачу белән бригадир Салаватка дәште: – Мин бу плитәне монтажламаска кушкан идем. Ә.Сафиуллин Монтажлый башлау Монтажларга керешү. Инде ИП-6 мичләрен монтажлый башладык. Шәһри Казан |