МОНТАЖ и. фр. 1) тех. Машина, корылма, композиция һ.б.ш.ларны билгеле бер план һәм сызым буенча җыю, кору эше. Турбиннарга фундаментлар инде күптән әзер, аларга монтаж ясап, вак бүлекләрдән торган машинаны җыеп ходка җибәрәсе генә калды. А.Алиш. [Михаил Николаевич:] Урынын тагы бер тапкыр күзәтеп, монтаж эшләрен башларга. З.Дәүләтов. Әйе, эксперименталь цехта монтаж эшләрен башлап җибәрделәр. Д.Бүләков

2) Төрле әдәби, музыкаль, фото, видео материалларны кушу, ялгау ысулы белән ясалган фильм, сурәт, әдәби әсәр һ.б. Тагын кайтып, мин фильмдагы профессиональ режиссура вә кинооператорлык сәнгате турында әйтмәкче булам. Бу монтаж эшләрендә бигрәк тә ачык күренә. Р.Батулла. Ул бит – монтаж, фотомонтаж. Аны теләсә нинди фотосалонда ясатырга була. Х.Ибраһим

3) Аерым бер темага багышланган, шигырь, җыр һ.б.ш.лардан төзелгән әдәби-музыкаль чара. [Укучылар] «Җиңеп кайт, әти!» дигән әдәби монтаж төзеделәр. Г.Гобәй. Балалар бакчаларында төрле кичәләр, очрашулар, бәйрәмнәр оештырганда файдалану өчен, әдәби-музыкаль композицияләр, монтажлар, бәйгеләр, математик уеннар, викториналар тупланды. Ф.Зарипова. Бакчага йөрүче балалар белән тәрбияче апалары Фәридә Гарифуллина, Гөлүсә Әхмәтшина, Сәрия Гыйләҗиевалар әдәби-музыкаль монтаж әзерләгәннәр. Борынгы Калатау итәгендә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә