МОНСТЕ’РА и. лат. Ароидчалар семьялыгыннан дымлы тропик урманнарда үсә һәм вак чәчәк ата торган үсемлек һәм шуның декоратив бүлмә гөле буларак үстерелә торган төре. Мәсәлән, сансевьера, хлорофитум, үрмәле гөл, филодендрон, диффенбахия, монстера, маранта, антуриум күп күләмдә кислород бүлеп чыгара, һавадагы агулы матдәләрне йота. Юлдаш. Кактуслар өйдә ызгыш чыгара, үрмәгөл (плющ) ир затын өйдән куа, ә монстера һәм кипарис төннәрен кешеләрнең энергиясен суыра, имеш. Ватаным Татарстан |