МОНОТЕИЗМ и. гр. Бер генә илаһны таный торган дин, берилаһлык. Диннең хәзергә иң югары формасы – бераллалык (монотеизм), ул бердәнбер һәм иң югары илаһи затка табыну белән бәйләнгән. Ф.Урманчеев. Караларны җиңгән Рама нәселе, шул исәптән борынгы бабаларыбыз туранлылар өчен төп илаһи принцип – триада; ариларда (Йәфәс токымы) монотеизм һәм септет таныла. Р.Сафин |