МОНОРЕ’ЛЬС и. гр.-ингл. Рельслы транспорт төре; бер рельслы тимер юл. Метро һәм монорельс линияләре көн саен 420 мең кеше ташый. А.Нуруллин. Эшмәкәрләр Татарстан ягына вокзалны метро станциясе белән тоташтырачак монорельс проектын тәкъдим итте. Шәһри Казан |