МОНОПО’ЛИЯЛӘШТЕРҮ ф. Берәр нәрсәгә монополия урнаштыру. Наркотиклар базарын монополияләштерү, наркобизнесның оешкан формаларының ныгуы һәм үсүе, халыкара җинаятьчел төркемнәрнең Россиядә урнашырга омтылуына бәйле процесслар сизелерлек активлашты. Ватаным Татарстан. Эчкечелек, тәмәке тарту кебек социаль проблемалар белән дә көрәшнең юлы шул ук – акцизларны монополияләштерү һәм бәяләрне чүпрә урынына кабарту. Татарстан яшьләре Монополияләштерә башлау Монополияләштерергә керешү Монополияләштереп бетерү Тәмам, тулысынча монополияләштерү Монополияләштереп кую Монополия хәленә китерү; тиз арада монополияләштерү |