МОНОПО’ЛИЯ и. гр. 1) Нәрсәне дә булса җитештерү яки сату бер эре предприятие яки дәүләт кулында гына булудан, конкуренция булмаудан гыйбарәт система; шундый эре предприятие. Борынгыча – бабайларча эш йөртеп килгән татар сәүдә капиталы чәй монополиясен кулдан ычкындыра. И.Рәмиев. Илдә урнаштырылган пролетариат диктатурасы басма сүзнең массалар өчен көрәштә куәтле корал икәнлеген искә алып, аңа дәүләт монополиясе игълан итә. Казан утлары

2) Берәр нәрсәдән файдалану хокукы; нинди дә булса өлкәдә тулы хокуклы, өстенлекле булу. Әлеге вакытта республикада ТР монополия хезмәте бәяләрнең артуы нигезлеме, юкмы икәнен тикшерү белән мәшгуль. Ватаным Татарстан. Шулай булуга да карамастан, монополия белән көрәш идарәсенә «Росгосстрах»тан зарланып мөрәҗәгать итүчеләрнең саны кимемәгән. Татарстан яшьләре

3) күч. Нәрсәнең дә булса тулы хуҗасы булу. Авыл кешесенең бердәнбер яшерен биләмәсе – күңел сере генә кала, күңел серең булса, ул – синең бердәнбер кеше кулы тимәс монополияң. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә